Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр бил алышты

21 декабрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 16 яшькәчә булганнар арасында ирекле көрәш буенча республика беренчелеге ярышлары үтте.

Анда Татарстанның 13 районыннан 235 спортчы катнашты. Яшь көрәшчеләр Әлмәт, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама, Саба, Тәтеш, Тукай, Зәй районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән җыелдылар. 

Тантаналы өлештә ТР көрәш Федерациясе Рәхмәт хатлары белән район башлыгы Разиф Кәримов, районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифасын башкаручы Илзирә Тимеркәева, «Зәй» спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов тәбрикләнделәр. Шулай ук ел дәвамында зур уңышларга ирешкән спортчылар Алинә Хөснуллина, Валерия Ямбаршева, Кәрим Кәлимуллин котланды. 

Ярышлар нәтиҗәсе буенча үз үлчәү категорияләрендә Алинә Хөснуллина (тренер Рамил Салихов), Ева Шәмсимөхәммәтова, Әбүбәкер Мугурбиев (тренер Илнар Хәйруллин), Данил Карпов беренче урыннарны алдылар. Икенчедә Есения Горошко, Валерия Ямбаршева, Арслан Хисмәтуллин, Айнур Юнысов. Өченчедә — Карина Власевнина, Айза Әгъләмова, Данил Хафизов, Никита Селезнев, Алексей Кузнецов, Шамил Газизов.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев