Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Комендантовлар — спортлы гаилә

Зәебезнең бу актив гаиләсен төрле ярышларда еш күрергә була.

Гаилә башлыгы Михаил Викторович — чаңгы ярышлары буенча Россиянең спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре. Ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына ия. Шулай ук узган ел аңа күпьеллык намуслы хезмәте һәм төбәктә физик культура һәм спорт үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белдерелде. Һәвәскәр чаңгычылар арасында күп тапкырлар Татарстан Республикасы чемпионы, Россия чемпионы булган бу ир-егет районыбыз горурлыгы. Ул физик культура һәм спорт өлкәсендә югары һөнәри белемгә ия. Җәй көне дә Михаил чаңгыдан аерылмый, ул чаңгы-роллерларда шөгыльләнә, велосипедта йөрергә ярата, йөгерә. Әле тагын өстәл теннисын да үз итә. Спортның бу төрендә ул үзенең белемнәрен һәм осталыгын мәктәп укучылары белән дә уртаклаша, «Барс» спорт мәктәбенең өстәл теннисы бүлегендә тренер-укытучы булып эшли.

— Мин Советлар Союзында туган кеше буларак балачактан ук көчле һәм сәламәт булу, патриот булу мөһим икәнен белеп үстем. Ул вакытта да дәүләт, хәзерге кебек үк, үз гражданнарының сәламәт яшәү рәвеше алып баруы белән кызыксына иде, шуңа да һәркем физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә омтылды. Спортка тартылуым әле тагын Татарстанның чаңгы спортында яхшы таныш булган абыйларым — абыйлы-энеле Никитиннарга да бәйле. Аларга карап, чаңгы спортын үз иттем, – ди ул. 

Комендантовлар гаиләсендә ике ул тәрбияләнә, алар да, әтиләре кебек үк, кечкенәдән спортны яраталар. Олы улы 15 яшьлек Максим, тренер Валерий Лисов җитәкчелегендә җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Ул урта һәм озын дистанцияләрдә республика ярышларында берничә тапкыр призер булды, өченче разрядка ия. 12 яшьлек Андрей музыка мәктәбендә укый, ә буш вакытларында йөгерү, футбол, чаңгы, теннис һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнә.

Гаиләдәге ир-егетләргә карап, әни кеше дә актив тормыш алып бара. Татьяна ханым егетләренә төрле ярышларга әзерләнергә ярдәм итә, ул аларның иң тугры җанатары, кышын гаилә әгъзалары белән чаңгыга баса, йөзүне ярата.

— Кыш көне без бергәләп һәр көн диярлек чаңгыда йөрергә тырышабыз. Чаңгы астында ак карның үзгә тавыш бирүен тыңлап, кышкы урманның матурлыгына сокланып, салкын һаваны бөтен күкрәгең белән сулап йөрү үзенә күрә бер рәхәтлек бирә. Кайвакыт чаңгы юлында дусларыбызны, танышларыбызны да очратабыз. Шулай ук сәяхәт итәргә, бөтен гаиләбез белән башка шәһәрләргә, туганнарыбызга, дусларыбызга барырга яратабыз. Без актив тормыш алып барырга кирәк дип саныйбыз, ә спорт безнең гаиләбезне бербөтен итә, — ди гаилә башлыгы.

Спортлы гаиләне төрле ярышларда еш күрергә була, 2024 елда Комендантовлар «Гаилә командасы» спорт фестивалендә җиңү яуладылар.

— Спорт — ул тормыш моделе. Аны үз иткән һәркемнең яшәү рәвеше дә үзгә бер мәгънә ала, — дип саный Михаил Комендантов.

фотолар гаилә архивыннан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев