Каратистлар кабат җиңүчеләр
14-15 декабрьдә Казанда каратэ киокусинкай буенча «Казанский Кремль» дип аталган Халыкара турнир үтте.
Анда якын чит илләр Белорусия, Казахстан, Россиянең Башкортостан, Удмуртия, Татарстан республикаларыннан, Мәскәүдән, Ульян өлкәсеннән 400ләп спортчы катнашты. Татарстан республикасы җыелма командасы составында Зәйнең Владимир һәм Алексей Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр көч сынашты.
Халыкара бәйгеләр җиңүчеләре арасында зәйлеләр үзләрен ныклы спортчылар буларак күрсәтте. Үз категорияләрендә Камалиева Амелия, Агапова Элиза, Фаршатова Азалия, Ревин Егор, Селиверстов Радаль, Павлов Серафим, Ихинданов Ибраһим, Алиев Басир, Зиннәтуллин Ислам, Хөснетдинов Марат, Решетов Роман, Хәсәншин Тимур җиңү яуладылар.
Көмеш призерлар — Ихинданова Умукурсум, Москова София, Шәймәрданова Юстина, Филиппова Полина, Самохин Тимур, Комиссаров Алексей, Горшунов Артём. Бронза медаль ияләре — Фаршатова Адилия, Ишбулдина Кира, Сафина Кира, Ашрапова Екатерина, Фазрахманова Лия, Семёнов Артем, Тимофеев Александр, Шалафаев Адам, Яхин Матвей.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев