Каратистлар Яңа елны җиңүләр белән башлады
4 гыйнварда Түбән Кама шәһәрендә каратэ киокусинкай буенча традицион Раштуа турниры узды.
Анда Казан, Түбән Кама, Зәй спортчылары катнашты. Безнең шәһәр данын ярышларда тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре яклады. Үз категорияләрендә Азалия Фаршатова, Кристина Саранова, Элиза Агапова, Егор Ревин, Никита Терехов, Радаль Селиверстов, Ислам Зиннәтуллин, Ренат Хәсәншин, Тимур Самохин җиңү яуладылар. Көмеш призерлар исеменә Лия Фәйзрахманова, Полина Филиппова, Артем Горшунов, Радель Әхмәтшин, Эдгар Шәймәрданов, Әмир Идиятов лаек булдылар. Бронза медальләрне Кира Ишбулдина, Амалия Хадиуллина, Егор Рыжов, Дамир Яхин, Айнар Шәйдуллин, Кирилл Саранов, Абдул Басир Алиев, Александр Тимофеев, Матвей Яхин, Денис Андреянов алдылар.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев