Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Каратэ-киокусинкай осталары Зәйдә тәрбияләнү тагын бер кат дәлилләнде

28 гыйнварда Казанда каратэ-киокусинкай буенча «Наследие» кышкы фестивале кысаларында кече яшьтәге спортчылар арасында республика ярышлары үтте.

Анда Татарстан, Чувашия республикаларыннан һәм Ульян өлкәсеннән 300дән артык катнашучы теркәлгән иде. Зәй данын биредә тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре яклады.

Үз үлчәү категорияләрендә Азалия һәм Адилә Фаршатовалар, Амелия Камалиева, Умукурсум Ихинданова, Элиза Агапова, Юстина Шәймәрданова, Егор Ревин, Кирилл Тарасов, Радаль Селиверстов, Илья Подъячев, Артём Маракин, Ибраһим Ихинданов җиңү яуладылар. Полина Филиппова, София Москова, Александр Тимофеев, Матвей Яхин, Кирилл Ларионов көмеш призерлар булдылар. Бронза медальләрне Екатерина Әшрапова, Тимур Самохин, Закриё Саидов, Абдул Басир Алиев, Серафим Павлов, Абдурахман Бердиев яуладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев