Җиңел атлетикада зәйлеләр сынатмый
26 апрельдә Туймазы шәһәрендә махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә багышланган җиңел атлетика буенча Башкортстан Республикасы Туймазы муниципаль районының ачык чемпионаты һәм беренчелеге булып узды.
Анда Зәй шәһәре “Барс” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты. 2012-2013 елларда туганнардан Максим Храмов 600 метр дистанциягә йөгерүдә - I, 2008-2009 елларда туганнардан Максим Комендантов 1000 метр дистанциядә - II, 2010-2011 елларда туганнардан Данис Мозаффаров 400 метр дистанциядә – V урыннарны алдылар.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев