Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Илкүләм чаңгы ярышларында Зәй спортчылары алдынгы

7-11 февральдә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә якташыбыз, олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте.

Анда илнең төрле төбәкләреннән 18 яшькәчә булган спортчылар җыелды. Анда Симашев исемедәге Зәй спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Ярышларның беренче көнендә кызлар арасында 5 км. арага ирекле стильдә узышта Софья Козенкова бронза медаль иясе булды. Ә егетләр арасында 10 км. дистанциягә ирекле стильдә узышуда Вадим Бирюков көмеш медаль яулады. Икенче көндә ирекле стильдә спринт узышларында Софья Козенкова икенче булды, ә өченче ярыш көнендә Софья 5 км. га классик стильдә йөгереп беренче урын алды. Спортчылар икесе дә тренер Рәкыйф Габидуллин кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев