Яшь тхэквондочылар сәләтләрен күрсәтте
Зәйнең «Старт» спорт-савыктыру комплексында тхэквондо буенча ачык турнир узды.
Чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» төбәк проектын гамәлгә ашыру максатларында оештырылды.
Аның төп максаты — иң көчле спортчыларны ачыклау, спортның олимпия төре булган тхэквондоны урыннарда үстерү, судьяларның һәм тренерларның квалификациясен күтәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Ярышлар 12-14 яшьлекләр арасында үткәрелде. Анда Алабуга, Ижау, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы, Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Биектау районыннан барлыгы 175 спортчы катнашты.
Зәй районын тренер-укытучы Леваев Данил Олегович шәкертләре тәкъдим итте. Ярышлар йомгаклары буенча Егор Меньшов, Егор Иванов икенче урыннарны алдылар, өченчедә — Әмир Иванов, Михаил Мухин, Юрий Шалапаев, Владимир Подвалов, Азамат Гыйльманов.
«Безнең спортчы балалар ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, мин аларның тырышлыклары, күнегүләргә бирелгәнлеге белән горурланам», — диде тренер.
Тхэквондо — спорт кына түгел, бу — үз-үзеңне яклау, әйләнә-тирәдәгеләрне яклау сәнгате.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев