Яшь спортчылар уңышлар яулый
29 августа Чаллыда шәһәрнең ачык беренчелеге өчен таяклар белән кросс ярышлары үтте.
Анда 2006 елда туганнар һәм алардан яшьрәкләр катнашты. Зәйдән биредә Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 2012 елгы кызлар арасында бер километр арага узышта Амалия Гыйбадуллина өченче урын алды. 2010-2011 елгылардан ике километр дистанциядә Азалия Тихонова өченче булды. Шул ук арага ярышта 2008-2009 елгылар арасында Арина Белякина икенче урын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев