Яшь көрәшчеләр республика кубогы ярышларында көч сынашты
25 апрельдә Биектауда 16 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында РСФСРның атказанган тренеры А.Ш. Шәйхетдинов истәлегенә ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды.
Анда Татарстаннан 200дән артык спортчы катнашты. Зәйдән анда тренарлар Илнар Хәйруллин һәм Рамил Салихов шәкертләре көч сынышты. Нәтиҗәдә үз үлчәү категорияләрендә Шамил Газизов, (тренер Р. Салихов), Данил Карпов (И. Хәйруллин) җиңү яуладылар. Данил Хафизов (Хәйруллин) икенче урын алды. Әмир Хуҗин(Салихов) дүртенче булды. Гомумкоманда зачетында Зәй командасы 3 нче урынны алды.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев