Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь каратистлар Зәйгә җиңү белән кайтты

16-17 сентябрьдә Димитровград шәһәрендә Киокусинкай-каратэ буенча «Прайд» спорт клубы ачык беренчелегенә ярышлар үтте. Анда илнең төрле шәһәрләреннән 300 яшь спортчы катнашты. Зәй данын биредә Владимир һәм Алексей Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр яклады.

Нәтиҗәдә беренче урынны Адилә Фаршатова, Элиза Агапова, Умукуррсум Ихинданова, Амелия камалиева, Егор Ревин, Марат Хөснетдинов, Радаль Селиверстов яуладылар. Икенчедә Александр Тимофеев, Алексей Комиссаров, өченчедә Азалия фаршатова, Юстина Шәймарданова, София Москова, Екатерина Ашрапова, Роман Решетов, Айрат Вәлишин, Ислам Зннәтуллин, Алибек Алиев.

Алга таба спортчылар 23-24 сентябрьдә узачак Халыкара дәрәҗә ярышларга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев