«Ялта-Зәй» дә республиканың иң көчле чаңгылары ачыклана
Билгеле булганча, бу көннәрдә Зәй районының «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлекләр арасында чаңгы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары бара. Бүген ярышларның соңгы көне. .
Бу безнең Зәй районы җирлеге өчен мөһим вакыйга, чөнки нәкъ менә биредә Татарстанның иң яхшы чаңгычы-спортчылары ачыклана.
"Бу матур кышкы, кояшлы көндә без барлык спортчыларны сәламлибез! Сез республика ярышларында катнашуыгыз белән үк иң-иңнәр, чаңгы юлларында моны дәлилләгез. Иң көчле чаңгычы җиңү яуласын! Ярышларны оештыручыларга безнең район җирлегендә спортның бу төрен үстерүгә игътибарлы булулары өчен рәхмәт!
Барыгызга да күтәренке көеф, сәламәтлек телим", - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Разиф Кәримов үзенең "ВКонтакте" социаль челтәрендәге аккаунтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев