Гомуми физик әзерлектә Зәй үсмерләренә тиңнәр юк
26-27 августа Җәлил поселогында гомуми физик әзерлек буенча малайлар һәм кызлар арасында Сарман районы башлыгы призына республика ярышлары үтте. Зәйдән Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбеннән катнашкан яшь спортчылар биредә яхшы нәҗтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышларның беренче көнендә чаңгы-роллерларда узышу буенча 7,5 км арада Вадим Бирюков беренче булды. Вадим Задавин өченче урын алды. 5 км. арага узышта Софья Пылаева - беренче, Арина Белякина – икенче, Юлия Селивёрстова – алтынчы урын алдылар. Кече яшьтәгеләр арасында 2,5 км. арага ярышта Матвей Плешаков бишенче, Азалия Тихонова дүртенче булдылар.
Ярышларның икенче көнендә кросс узышларында безнең Арина Белякина – беренче, Софья Пылаева – икеннче, матвей Задавин – өченче урыннарны яулауга ирештеләр.
Фотолар район спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев