Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

«Факел» клубында шөгыльләнүчеләр туристик эстафетада сынаулар узды

Эстафетада егетләр-кызлар көч һәм җитезлек кенә түгел, чын команда дисциплинасын да күрсәттеләр.

Иске Зәй бистәсендәге Яшьләр үзәгендә оешкан «Факел» яшьләр-патриотик клубында  тәрбияләнүчеләр  мавыктыргыч эстафетада катнаштылар. Каршылыкларны җиңүдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бу ярыш физик әзерлекне генә тикшереп калмыйча, дисциплинага,  истә калдырырга һәм куелган бурычларны төгәл үтәргә өйрәтә.

Эстафета биш техник этаптан тора: төеннәрне бәйләү, һава каршылыгын, «күбәләк» дип аталган каршылыкны узу, «Тарзанка»дан  һәм параллель баулардан чыгу. Бу сынауларның һәрберсе катнашучылардан җитезлек, координация һәм команда эшен таләп итте.

Этапларның катлаулы булуына карамастан, барлык яшь туристлар лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, биремнәрне уңышлы үтәделәр. Аларның иң яхшылары истәлекле грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. 

фотолар Яшьләр үзәгеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев