Чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатында - Зәй егете Ярослав Рыбочкин
25-29 гыйнварда Киров өлкәсендә чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды.
Татарстан җыелма командасы составында Зәй шәһәреннән Ярослав Рыбочкин чыгыш ясады. 29 гыйнварда 15 км ирекле стиль белән ярышларда Ярослав III урынны алды. Ярышларның 4 көне нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасы I урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев