Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннарында безнең Радик Сәлахов җиңү яулады
5 - 12 октябрьдә Новочебоксарск шәһәрендә масштаблы спорт чарасы — II Бөтендөнья милли көрәш төрләре уеннары үтте.
Аның кысаларында көрәш буенча халыкара ярышлар да узды. Бәйге финалына Россия, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстанның иң көчле атлетлары чыкты. Анда 65 кг, 75 кг, 85 кг һәм 100 кг авырлык категорияләрендә җиңүчеләр билгеләнде.
Әлеге мәртәбәле ярышта ил данын Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов яклады. Радик авыр үлчәүдә келәмгә Кыргызстаннан Мирлан улу Бәхтиярга каршы көрәшкә чыкты һәм җиңүгә иреште. Районыбыз, республикабыз, илебез горурлыгы булган Радик Сәлаховка алга таба да уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев