Бөгелмәдә Алексей Ревин җитәкчелегендә киокусинкай буенча мастер-класс узды
Бөгелмәдә җирле киокусинкай федерациясе оештырган укыту-тренировка җыены узды.
Мастер-класс үткәрү өчен безнең «Зәй» спорт мәктәбенең киокусинкай бүлеге тәҗрибәле белгеч-тренеры Алексей Ревин чакырылды. Аның визиты яшь спортчыларга тәҗрибә туплау һәм осталык дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирде.
Киокусинкай каратэның иң кырыс һәм таләпчән стильләренең берсе буларак билгеле, анда уңышка ирешү өчен яхшы физик форма гына түгел, ә җитди психологик әзерлек тә кирәк. Тренировка барышында игътибар нәкъ менә шушы ике төп аспектка юнәлдерелде дә инде.
Мастер-класс программасында техниканың төп элементлары җентекләп тикшерелде: кул һәм аяк белән төп сугуларны дөрес башкару, шулай ук нәтиҗәле саклау алымнары. Алексей Ревин һәр катнашучы белән шәхси эшләде, бу һәр спортчының индивидуаль әзерлек дәрәҗәсенә һәм үзенчәлекләренә җайлаштырылган киңәшләр бирергә мөмкинлек бирде.
Дәреснең аерым блогы булып көрәш вакытында менталь тотрыклылык һәм концентрация формалаштыру принциплары турында фикер алышу булды. Әлеге психологик аспектлар ярыш шартларында югары нәтиҗәләргә ирешү өчен хәлиткеч әһәмияткә ия.
Үткәрелгән мастер-класс спортчыларга үз күнекмәләрен яхшыртырга гына түгел, ә көрәшнең сайланган төрендә алга таба үсү һәм камилләшү өчен мотивация алырга мөмкинлек бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев