Безнең көрәшчеләр көмеш һәм бронза призер булдылар
17-18 октябрь көннәрендә Нефтекама шәһәрендә 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында спорт көрәше (дисциплина: грек-рим) буенча ачык республика ярышлары узды.
Анда Зәйдән тренер Анатолий Терентьевта тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште. 41 кг авырлык категориясендә Герман Спиридонов көмеш, 68 кг авырлык категориясендә Роман Медведев бронза призер булдылар.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев