Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Безнең каратэчылар сынатмый

20-21 сентябрьдә Димитровград шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча төбәкара ярышлар булып узды. Анда Димитровград, Ульяновск, Самара өлкәләреннән, Пензадан 400 дән артык спортчы катнашты. Зәй данын әлеге ярышларда тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре яклады. Балалар өчен бу яңа уку елының беренче старты булды.

Безнең спортчылар  бу ярышларда югары рухи көч һәм техник әзерлек күрсәтеп, лаеклы чыгыш ясадылар. Үз категорияләрендә Умукурсум Ихинданова, Полина Филиппова, Радаль Селиверстов җиңүчеләр булдылар. Көмеш медальләрне Юстина Шәймәрданова, Екатерина Әшрапова, Тимур Самохин, Серафим Павлов яулады. Бронза медальләр белән Сергей Рыженков, Артем Горшунов, Радель Әхмәтшин, Ибраһим Ихинданов, Ренат Хәсәншин бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев