Безнең Данил - Идел буе федераль округының иң көчле көрәшчеләренең берсе
9 - 11 октябрьдә Казанда ирекле көрәш буенча 16 яшькәчә булганнар арасында, Россиянең атказанган спорт мастеры Шамил Садриев истәлегенә республика ярышлары үтте.
Анда Идел буе федераль округыннан иң көчле 200 спортчы көрәшләргә чыкты.
57 кг. га кадәр авырлык категориясендә Зәй көрәшчесе – Данил Карпов чыгыш ясап тагын бер тапкыр үзенең Идел буе федераль округының иң көчле спортчыларының берсе булуын исбатлады, җиңү яулады. Аның тренеры – Илнар Хәйруллин.

фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев