Азалия – республика чемпионы
21-22 мартта Бөгелмәдә спорт мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Ярышларның беренче көне йомгаклары буенча Зәйдән олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе спортчысы Азалия Тихонова 2009-20-10 елгы кызлар арасында ирекле стиль белән шәхси узышта 1 урынны яулады. Аның тренеры – Рәкыйф Габидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев