Алтын, көмеш, бронза медальләр – Зәй егетләрендә
Түбән Камада балаларны яклау көнен бәйрәм итү уңаеннан 2010 елгы һәм алардан кече яшьтәге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча ачык турнир үтте.
Республиканың төрле районнарыннан җыелган спортчылар арасында Зәйнең тренер Илнар Хәйруллин кул астында шөгыльләнүче шәкертләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
57 кг га кадәр авырлык категориясендә Данил Карпов чемпион булды. Алексей Кузнецов көмеш призер һәм Ярослав Пушкин бронза медаль алуга ирештеләр.
24 кг га кадәр авырлык категориясендә Богдан Рыскулов көмеш призер булды.
30 га кадәр авырлык категориясендә Динар Фаршатов - көмеш, Егор Минеев – бронза медальләр алдылар.
фото тренердан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев