Алтын һәм бронза медальләр – Зәй көрәшчеләрендә
13 апрельдә Октябрь шәһәрендә 2013-20-14 елгы яшүсмерләр арасында «Мобилон» автоүзәге призына грек-рим көрәше буенча шәһәр беренчелеге булып узды.
Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбеннән тренерлар Анатолий Терентьев, Радик Маврин шәкертләре катнашты.
26 кг авырлык категориясендә Данэль Җиһаншин чемпион калды. Ә 52 кг авырлык категориясендә Артур Ганиев бронза медальгә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев