Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксарда гаиләләр арасында спорт бәйгесе узды

Узган якшәмбедә Аксар мәдәният хезмәткәрләре «Әти, әни hәм мин — бергә бердәм гаилә» дип исемләнгән гаилә эстафетасы оештырды.

2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шәһәр-районда бу уңайдан төрле чаралар уздырыла. Узган якшәмбедә Аксар мәдәният хезмәткәрләре «Әти, әни hәм мин — бергә бердәм гаилә» дип исемләнгән гаилә эстафетасы оештырды. Эстафетада катнашучы гаиләләр һәм җанатарлар мәктәп спорт залына җыелды.

«Ярышны Рушат Зиннәтов алып барды. Икегә бүленгән командаларда Әшрәповлар, Галимовлар, Сәфәргалиевлар, Бәхтевәлиевлар, Нуруллиннар, Әхмәтшиннар, Гарифуллиннар гаиләләре ярышты. Спорт яратучы Фәтхелгаян абый Әхмәтҗанов hәм Газыйм абый Ракыйпов жюри итеп сайланып, гадел хөкем итте», — ди мәдәният хезмәткәрләре.

Ярышларда җиңүче, җиңелүчеләр булмады, ул дуслык җиңүе белән тәмамланды. Эстафетада катнашкан гаиләләргә татлы күчтәнәчләр бирелде, барысы да күтәренке рухта таралышты.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев