Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксар кызы “Азия балалары” Халыкара спорт уеннарында икенче урынны алды

Динә Хөснетдинова “Азия балалары” Халыкара спорт уеннарында 13-16 яшьлек кызлар арасында фигуралы шуу буенча икенче урынны алды.

Татарстан спортчылары 23 февральдән 5 мартка кадәр Кузбасста узучы «Азия балалары» II кышкы Халыкара спорт уеннарында катнаша. Уеннарда Азия, Россия һәм Беларусь Республикасыннан 1000гә якын спортчы үзен сыный.  Программага ун кышкы спорт төре кергән.

Динә – Зәй “Яшьлек” спорт мәктәбендә фигуралы шуу белән шөгыльләнеп, спортның бу төре белән ныклап шөгыльләнеп киткән. Кызның әтисе Айдар, әнисе Резеда – Аксар авылыннан. Алар Динәгә 10 яшь тулганчы Зәйдә яшәгәннәр, аннан Казанга күченеп киткәннәр. Динә хәзер Казанның “Стрела” спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

-Кызыбызның ныклап фигуралы шуу белән кызыксынып китүендә, уңышларында  Зәй “Яшьлек” спорт мәктәбендә аның белән шөгыльләнгән, бозга беренче адымнарын ясауда зур көч куйган тренер Юлия Коншинаның өлеше зур. Казанда ул Надежда Заякина кул астында шөгыльләнә. Надежда Владимировна алар белән чын күңелен биреп, җиңүләргә рухаландырып эшли. Тренерларга рәхмәтебез зур, - ди Динәнең әнисе Резеда ханым.

Без якташыбызны зур җиңүе белән котлап, тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез!

Фотолар Хөснетдиновлардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев