Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Агрокөчлеләр чаңгыда ярышты

15 мартта “Ялта-Зәй” спорт әзерлеге үзәгендә “Агрокөч” холдингы предприятиеләре арасында традицион чаңгы ярышлары узды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, “Агрокөч” холдингы генераль директоры Светлана Барсукова катнаштылар. Ярышларга 18 команда чыкты.

Ир-атлар арасында эстафетада 1 нче урынны “Агрокөч сервис” АҖ, 2 нче урынны “Зәй шикәре” АҖ, 3 нче урынны Тукай  Племрепродуктор ҖЧШ хезмәткәрләре алды. Хатын-кызлар арасында 1 урында -  “Агрокөч” АҖнең  Пермь кошчылык фабрикасы, 2 урында - “Чаллы бройлер” ҖЧШ, 3 урында -  "Агрофирма Сарман" ҖЧШ. Гомумкоманда буенча 1 урынны “Чаллы бройлер” ҖЧШ алды.  2 урында - Тукай Племрепродуктор ҖЧШ, 3 урында -  "Агрокөч" АҖнең Пермь кошчылык фабрикасы. Шәхси беренчелектә “Зәй шикәре” җәмгыятеннән  Николай  Кузьмин финишка икенче килде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев