Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Спорт

2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков призына Татарстан беренчелеге

31 гыйнвардан 4 февральгә кадәр Яшел Үзән шәһәрендә 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Ларьков призына Татарстан беренчелеге булып узды.

Ярышларда Олимпия чемпионы Ф. П. Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ярышлар Сыктывкар шәһәрендә (Коми Республикасы) узачак Россия беренчелегенә сайлап алу туры булды. Зәйнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләре  Данил Нехаев һәм Софья Козенкова Татарстан яшүсмерләр җыелма командасы составына эләкте һәм Россия беренчелегендә катнашачаклар. Данил 10 км дистанциядә ирекле стиль белән 5 км дистанциядә классик стиль белән ике тапкыр җиңүче булды, ә Софья шулай ук 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ике тапкыр көмеш призёр булды. Чаңгычылар Светлана Насыйбуллина һәм Ракиф Габидуллинда шөгыльләнә. 

Фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев