Зәйлеләрне кисәтәләр: талпаннан сак булыгыз!
Талпан энцефалиты – кискен вируслы йогышлы авыру. Ул үзәк нерв системасына көчле зыян китерә. Авыру төрлечә: тулысынча сәламәтләнүдән алып инвалидлык һәм үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Талпан энцефалиты ул тешләгәндә генә түгел, ә сытылган талпанны тирегә ышкыганда да йогарга мөмкин. Кайнамаган сөт куллану да куркыныч тудырырга мөмкин: иң куркынычы – кәҗә сөте, аннары сарык һәм сыер сөте килә.
Тирегә талпан кадалган икән, аны мөмкин кадәр тизрәк алырга, моның өчен якындагы медицина оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан тешләгәннән соң 21 көн дәвамында көнгә ике тапкыр температураны үлчәп тору мөһим.
Талпан энцефалиты кайда очрый?
Вирус таратучы иксод талпаннарының яшәү территоиясе соңгы елларда сизелерлек киңәйде. Татарстан Республикасы талпан боррелиозы буенча эндемик территория булып тора. Безнең Зәй районы да искәрмә түгел.
Талпан энцефалиты симптомнары
Авыру кискен башлана, салкын тию, көчле баш авырту, температураның 38-39 градуска кадәр күтәрелүе, күңел болгану, косу белән бергә бара. Муен һәм җилкә өлкәсендә, күкрәк һәм билдә, аяк-кулларда еш була торган мускул авыртулары борчый.
Вируслы энцефалиттан ничек сакланырга?
Бу вирустан саклануның иң нәтиҗәле чарасы – аңа каршы вакцина ясату. Аны иртәрәк ясатырга кирәк – талпаннарның активлык сезоны башланганчы.
фото: редакция архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев