Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Зәйлеләрне грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекциядән сакланырга чакыралар

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль идарәсе бүлеге йогышлы авырулар таралуны кисәтү максатында профилактик чараларга игътибарлы булырга чакыра.

Зәй районында агымдагы елның 7 атнасы эчендә кискен респиратор вируслы инфекция һәм гриппның 116 очрагы теркәлгән. Бу алдагы еллар белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә булса да, сәламәтлеккә һәркемнең сак каравы мөһим. Әлеге уңайдан бүлек башлыгы Ринат Насыйбуллин сүзләренә колак салу кирәк:

— Инфекциянең төп чыганагы булып авыру кеше тора. Максималь дәрәҗәдә авыру йогу куркынычы, янәшәдә инфекция эләктергән кешенең беренче көннәрдә йөткереп, төчкереп йөрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Чөнки йөткерү, төчкерү аша һавага таралган тамчылар вирусның тышкы мохиткә бүленеп чыгуына китерә, нәтиҗәдә авыруның тирә-ягындагы кешеләр зарарлана. Шунысын да белеп торырга кирәк, грипп организмны башка кискен респиратор вируслы инфекцияләргә караганда күпкә көчсезләндерә, шуңа күрә грипп вакытында безнең организм пневмония, бронхит, миокардит, менингит, менингоэнцефалит һәм башка шундый җитди авыруларга бирешә.

Гриппның төрле ялкынсынуларга китерүе 10-15 процент авыруларда күзәтелә. Бигрәк тә авыруның катлаулануы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, шулай ук йөкле хатыннар, бронхиаль астма һәм башка хроник үпкә авырулары, йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм эндокрин система, бавыр, бөер ялкынсынуы белән интегүчеләр арасында барлыкка килә. Шуңа да профилактикага игътибарлы булырга кирәк. Мәслән, кулны даими юып тору — грипп таралуны профилактикалауның мөһим чарасы, бигрәк тә еш сабын белән юу микробларны юк итәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, социаль дистанцияне һәм этикетны сакларга кирәк. Мәсәлән, җәмәгать транспортында һәм күп кешеле урыннарда йөрүдән сакланырга, авызны һәм борынны яулык белән капларга, шулай ук йөзгә кагылмаска кирәк, чөнки грипп вирусы әлеге юллар белән тарала. Битлек кияргә яки башка саклану чараларын кулланырга мөмкин. Организмның каршы торучанлыгын арттыру өчен кешегә тулы йокы, аксымга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризык, шулай ук физик активлык кирәк. Ә инде инфекция йоктыру барлыкка килгәндә, үз-үзеңне дәваламыйча, кичекмәстән квалификацияле медицина ярдәме өчен табибка мөрәҗәгать итү бик мөһим, чөнки дөрес дәвалану булмаганда авыру тагын да кискенләшергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев