Зәй табиб-травматологы сак булырга киңәш итә
Һава торышының бер яңгырлы, бер салкын торуы аяк астында нык бозлавык хасил булуга китерә. Ә бу исә уйламаганда травма алу куркынычын тудыра.
Шул уңайдан без Зәй район үзәк дәваханәсе табиб — травматологы Руслан Хисмәтуллинга кышкы чорда егылудан һәм имгәнүдән ничек сакланырга кирәклеге турында киңәшләр бирүен сорап мөрәҗәгать иттек.
«Бозлы юлда таеп егылып имгәнмәс өчен бик сак булырга кирәк. Бозлавык чорында шумый торган табанлы аяк киеме кияргә, юлның бозлавыклы участокларын читләтеп үтәргә яки вак-вак атлап үтәргә киңәш итәм. Өлкән яшьтәге кешеләргә урамда йөргәндә өстәмә таянып йөрү җайланмалары куллану яхшы. Бозлавык вакытында урам баскычларында аеруча сак булырга кирәк. Әгәр дә инде егылып сыну, имгәнү очраклары булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Шуны белеп тору кирәк, җитди җәрәхәт вакытында зыян күрүчегә имгәнгән очлыкны кыймылдату авыр, шул ук вакытта ул кискен авырту сизә. Зыян күргән участокны берничек тә йомшартырга, массаж ясарга кирәкми », - ди травматолог.
Инде бу ел башыннан табибка имгәнү сәбәпле биш зәйле мөрәҗәгать иткән.
Айгөл Яруллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев