Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб киңәше: Тычкан бизгәгеннән сак булыгыз!

Зәй районы, Татарстанның башка күп кенә территорияләре кебек, эндемик районнарга керә һәм бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыручылар саны бездә еш очрый. Бу чир кайсы ягы белән куркыныч, ул ничек күчә, авырмас өчен нинди профилактика чараларын үтәү мөһим?

Бу турыда тулырак укучыларыбызга аңлатма бирүен сорап, без "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсенең Түбән Кама районы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллинга мөрәҗәгать иттек.

— Бөер синдромлы геморрагик бизгәк — тычкан бизгәгенең медицина телендәге атамасы әнә шундый — кискен йогышлы авыру. Республикада бөер синдромлы геморрагик бизгәк — табигый чыганаклы чирләр арасында иң киң таралганы. Инфекциянең төп чыганагы — тычканнар. Безнең төбәктә әлеге авыруны таратучылар булып җирән тычканнар санала.

Тычкан бизгәген вируслар китереп чыгара. Кимерүчеләрнең бәвеле, тизәге, селәгәе белән вируслар тирә-якка таралалар. Вирус белән зарарланган һава-тузан, ризык, су аша һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә кергәндә геморрагик бизгәк авыруы кешегә җиңел йогарга ихтимал.

Авыруның билгеләре — югары температура, бизгәк тоту, баш авырту, буыннар һәм мускуллар сызлау, күз алды томалану, яктылыкка карый алмау, тәнгә кызгылт таплар чыгу, бит һәм муен тирәсенең шешенкелеге, бил авырту, бәвел бүленеп чыгу кимү.

Бу билгеләрнең күбесе гриппныкына охшаш. Вирусны йоктыргач та, кеше авырый башламаска мөмкин әле. Чирнең инкубация чоры ике атнадан алып биш атнага кадәр. Төп симптомнар башланыр алдыннан хәлсезлек, йончу, йокы килү, аяк-куллар сызлау, тамак авырту күзәтелү ихтимал. Беренче билгеләр күренү белән табибка мөрәҗәгать итү мәҗбүри. Чөнки геморрагик бизгәкнең авыр формасы кеше гомере өчен куркыныч.

Узган ел районда бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән авыруның 17 очрак теркәлде. Күбрәк бу чирне авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармакларында эшләүчеләр, дачага баручылар йоктыра. Урман-кырларга чыгучылар әлеге чир турында онытмыйча, саклану чаралары күрсеннәр иде.

Әлеге вируска каршы махсус вакцина юк. Шуңа күрә авыру йортка кермәсен өчен кайбер саклану чараларын күрү зарур. Иң беренче чиратта йорт, бакча тирәләрендә кимерүчеләр үрчүгә юл куймау мөһим. Тузанлы эш башкарганда, авыз-борынны капларга, резина перчаткалар киеп эшләргә кирәк. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим: ризык кабул итәр алдыннан кулларны сабын белән юыгыз. Азык-төлекне тыгыз ябылган савытта сакларга кирәк. Торак бинаны кимерүчеләр керүдән сакларга, кимерүчеләрне даими рәвештә юк итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев