Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб киңәше: “Кызамыктан вакытында ясалган прививка коткара”

Кызамык нинди авыру, аның белән кемнәр авырый һәм аннан ничек сакланырга? Бу сорауларга җавап эзләп, без Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Ринат Миңнуллович, соңгы арада кызамык белән авыручылар турында ишетәбез. Бу авыруның билгеләре нинди соң?

– Кызамык (корь) — үтә көчле йогышлы авыру. Авыру кешедән кешегә һава-тамчы юлы аша күчә һәм өзлегүләргә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Кызамыкның төп билгеләре — бизгәк тоту, хәлсезлек, баш авырту, тәндә вак-вак тимгелләр хасил булу, конъюнктивит (күз авыруы) барлыкка килү, томау төшү. Инкубация, ягъни авыруның яшерен, формалашу чоры якынча 9-11 көн дәвам итә. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Алга таба тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан борында, муенда, җилкәләрдә, аякларда... Гадәттә, 3-4 көннән тимгелләр агара һәм алар урынында көрән төстәге таплар барлыкка килә, соңыннан бу урыннардагы тән тиресе кибеп куба. Кызамык белән авырганда күп вакытта конъюнктивит авыруы бик көчле рәвештә күзәтелә: күзләр эренли, керфекләр бер-берсенә ябыша. Кайбер авыруларның эчләре авыртырга мөмкин.

– Ни өчен кызамык хәзер баш калкытты, моңа кадәр дистә еллар дәвамында әлеге авыру очраклары теркәлмәгән бит...

– Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кызамык белән нигездә прививка ясатмаган балалар авырый, алар авыручыларның зур өлешен тәшкил итә, шуның белән тирә-юньдәгеләрне куркыныч астына куялар. Кызганычка каршы, соңгы вакытта ата-аналар кызамыкка каршы вакцина ясаудан баш тарталар, шулай итеп, алар балаларының кызамык белән авырырга мөмкин булуына җаваплылыкны үз өсләренә алалар. Прививка ясатырга медицина хезмәткәрләре мәҗбүр итә алмыйлар, аны ясатудан баш тарткан өчен җәза каралмаган.

– Авыру өзлегүләргә дә китерергә мөмкинме?

–Кызганычка каршы, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә сукырлык, энцефалит, менингит, менингоэнцефалит, полиневрит, үпкә ялкынсынуы, отит кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал.

– Авырудан саклану юлларын да аңлатып китсәгез иде...

–Кызамыктан саклануның иң ышанычлы һәм бердәнбер юлы – прививка ясату. Аны гадәттә балага бер яшьтә һәм кабат алты яшьтә ясыйлар. Шул прививка нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитет кешене гомер буена авырудан сакларга сәләтле. Кызамыкка каршы җитештерелгән прививкалар куркынычсыз санала. 35 яшькә кадәр булган кешеләргә прививкалары бөтенләй булмаса, яки прививкалар ясатканны раслаган документлары булмаса, кызамыкка каршы ике тапкыр 6 ай интервал белән прививкалар ясалырга тиеш.

Вакытында прививкаларны ясатыгыз, урындагы медицина хезмәтенә, участок табибларына мөрәҗәгать итегез. Үз сәламәтлегегезгә, балалар саулыгына ниндидер принципларга нигезләнеп кырын карарга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев