Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб киңәше: «Коклюшны кисәтүнең бердәнбер чарасы — вакцинация»

Соңгы арада илдә коклюш (бума ютәл) белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Соңгы арада илдә коклюш (бума ютәл) белән авыручылар саны артуы күзәтелә. Ни өчен авыручылар саны арткан? Коклюш нинди авыру һәм ул нәрсәсе белән куркыныч? Бу сорауларга җавап эзләп, без Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча Түбән Кама һәм Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы Ринат Насыйбуллинга мөрәҗәгать иттек.

-Коклюш — кискен йогышлы авыру. Аны Борде-Жангу бактерия таякчыгы китереп чыгара. Ул һава, тын юлы белән йога һәм алга таба өянәк формасындагы йөткерү рәвешендә үсә.

Коклюш белән күбесенчә кечкенә балалар авырый. Авыру вакытында өянәк формасындагы йөткерү барлыкка килә һәм баланың йөзе кызара яки зәңгәр төскә керергә мөмкин. Каты авырганда өзлегүләр күзәтелә: үпкә эмфиземасы, отит, саңгыраулык, колак ярысы ярылуы, баш миенә һәм челтәр катлауга кан саву, энцефалопатия, борыннан кан китү, кендек һәм касык бүсере, туры эчәклек төшү, эпилептик өянәкләр, көзән җыеру һәм неврозлар.

Санитар табиблар бер яшькә кадәрге балаларны, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге, бу инфекциядән прививка ясатмаган һәм прививкаларның тулы курсын алмаган укучыларны куркыныч төркеменә кертәләр.

Өлкәннәрдә бу авыру бик авыр уза һәм көзән җыеру, энцефалопатия кебек җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. 30 яшьтән өлкәнрәк пациентларда 5-9 процент очракта пневмония барлыкка килә.

Бүгенге көндә коклюшны кисәтүнең бердәнбер чарасы — вакцинация. Вакцинация бала 3 айлык вакыттан башлана һәм 1,5 ай интервал белән өч инъекциядән тора, ягъни вакцинация 3, 4, 5 һәм 6 айда уздырыла. Ревакцинацияне вакцинация курсыннан соң бер ел узгач (18 айда) ясыйлар. Иммунизация вакциналар куллану буенча инструкцияләр нигезендә уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев