Сәламәтлекне дә, тормышны да боза
Зәйдә тискәре гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында сөйләштеләр.
Зәйдә узган районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында яшьләр һәм балигъ булмаганнар арасында тискәре гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чаралары турында фикер алыштылар.
Көн тәртибенә психотороп матдәләр куллану буенча табиб контролендә торучылар, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек, балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшчәнлеген контрольдә тоту, спорт чараларын оештыру, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү, яшьләргә массакүләм мәгълүмат чаралары аша тәэсир итү темалары куелган иде. Утырышны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды.
Иртә ачыкланган җиңел дәвалана
Район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологында исәптә бүгенге көндә 562 кеше тора. Шуларның 345е – хроник алкоголизм, 58е – наркомания диаг-нозы белән теркәлүчеләр.

– Бигрәк тә яшьләр арасыннан исерткеч эчемлекләр кулланучылар күренүе борчуга сала. Чөнки алар яшьли үз сәламәтлекләрен бозалар, үзләре дә сизмичә “тормыш баткаклыгына” чумалар. Бүгенге көндә бездә хәтта алкоголизм буенча инде куркыныч чиктә булган бер яшүсмер исәптә. Яшьләрнең мондый хәлгә җитмәвен контрольдә тоту өчен без тестлар үткәрәбез. 2025 елның беренче яртысында 211 шундый тест уздырылды, бәхеткә аларның берсе дә психотроп матдә кулланганлыкка уңай күрсәткечле түгел. Елның икенче яртысында тагын 85 тест үткәрү планы бар. Тик шунысын да әйтеп узарга кирәк, быел тест узудан баш тартучы яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре барлыкка килде. Бу бит бала сәламәтлеге, аның киләчәге өчен мөһим, әгәр инде начар матдәләр куллану ачыкланганда, без башлангыч чорда ук аны тизрәк авызлыклый алачакбыз. Шуны ата-аналар аңласын иде, – ди табиб Илфат Салихов.
Ә гомумән, алкоголь куллану статистикасына килгәндә, табиб кешеләрнең алкоголь суррогатларын һәм самогонны күбрәк куллана башлауларын әйтә. Ә моның агулану очракларына китерү ихтималы зур. Ел саен дәваханәнең психологик – наркология бүлегендә исерткеч эчемлекләр кулланып хәле начарланучылар ята. 2022 ел башыннан 2023 елның маена кадәр, якынча 10-12 кеше булган, 2025 ел башына наркология койкаларында ятучылар саны арткан. Шулай да хәзер бу уңайдан стабильләшү күзәтелә, диләр белгечләр.
“Яшь кешеләрнең алкоголь эчемлекләр, психотроп, зыянлы матдәләр куллануын авызлыклау һәрберебезгә бәйле. Профилактика субъектларының бердәм эшчәнлеге генә бу куркыныч күренешләргә каршы тора ала”, – дип ассызыклады әлеге темага тукталып Петр Сергеевич.
Психотроп матдә – куркыныч
Россия Федерациясендә хәзерге заман наркоситуациясе психотроп йогынтыга ия наркотиклар, дару препаратларының законсыз әйләнеше һәм медицина йогынтысына ия булмаган куллану масштабларының киңәюе, шулай ук аларның ВИЧ-инфекция, вируслы гепатитлар таралуга йогынтысы белән характерлана. Бу дәүләт иминлегенә, ил икътисадына һәм халыкның сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра. Шуңа күрә наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм куллануына каршы көрәш Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлегенең оператив-хезмәт эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала. Бу хактагы эшчәнлек турында эчке эшләр бүлеге башлыгының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Эдуард Ефимов сөйләде.
2025 ел башыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш линиясе буенча 5 наркоҗинаять ачыкланган, шуларның 4се авыр категориягә керә, 1се зур булмаган авырлыктагы җинаять.
Шәһәрдә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган бер кешедән 900 граммнан артык «марихуана» алынган. Шулай ук аның яшәү урынын тикшергәндә тагын 1 кг.400 граммнан артык марихуана табылган. Әлеге кешегә карата җинаять эше ике эпизод буенча судка җибәрелгән.
Шулай ук Зәй районының бер авылы кешесендә торакны карау барышында 43,5 грамм марихуана табылган. Күрсәтелгән затка карата РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, судка җибәрелгән.
Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре безнең шәһәрдә контактсыз рәвештә наркотик матдәләр тарату белән шөгыльләнгән балигъ булмаган кешене ачыклаган. Алга таба аның җинаятьтәше, инде балигъ булган кеше ачыклана. Балигъ булганга карата РФ Җинаять кодексының 228.1 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Бу елның августында бер уяу шәһәрдәшебез ярдәмендә билгеле урынга качырып куелган «гашиш» наркотик матдәсе табылган. Хәзер полиция хезмәткәрләре шартлы урынга наркотиклар куючыны эзли.
Октябрьдә бер шәһәр кешесе өеннән законсыз рәвештә сакланучы 1,98 граммнан артык авырлыктагы мәк салам экстракты табыла. Ул аны үзе ясаган була һәм наркотик матдә куллану нәтиҗәсендә үлә.
“Наркотизацияне профилактикалау ысулларының берсе булып административ производство тора. 2025 елда безнең хезмәткәрләр тарафыннан РФ Административ хокук бозулар Кодексының 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча, табиб билгеләмәсеннән башка наркотик чаралар яки психотроп матдәләр яки яңа потенциаль куркыныч психотроп матдәләр кулланган өчен 12 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Үзәк дәваханәгә наркотикларның законсыз әйләнеше буенча 41 кеше медицина тикшерүенә җибәрелде. Административ җаваплылыкка тартылучыларга РФ КоАПның 6.9 маддәсе 1 өлеше буенча карар чыгарыла. Әлеге маддәләр буенча Зәй шәһәре җәмәгать суды тарафыннан кабул ителә торган суд карарлары нигездә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуны яки 4000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салуны күз уңында тота”, – ди Эдуард Николаевич.
Зәйдә Бөтенроссия “Мәк-2025” оператив-профилактик операциясе кысаларында, 8-17 июльдә, 5-14 августта, 9-18 сентябрьдә кыргый үсүче наркотик матдәле үсемлекләрне ачыклау чаралары үтте. Нәтиҗәдә 5 факт ачык-ланган, алар район авыллары территорияләрендә үсүче кыргый киндер үсемлекләре.
Кыргый куакларны юкка чыгару буенча чаралар күрмәгән өчен гражданнарга 2 мең сумга кадәр, ә оешмаларга 40 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Социаль ярдәм – көн үзәгендә
Фикерләшүләр барышында “куркыныч чиктә” булган гаиләләр, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче социаль яклау учреждениеләре эше турында, “Радость” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең балаларга, гаиләләргә ярдәм бүлеге мөдире Ирина Грузинцева хисап тотты.
Елның беренче яртысында барлыгы 2 427 кешегә, 1 491 балигъ булмаган балага, 826 гаиләгә хезмәт күрсәтелгән.
“Гаиләләр белән профилактик эшне оештыруда ял итү эшчәнлеген оештыру аерым юнәлеш булып тора. Бу төрле бәйрәмнәр, уртак экскурсияләр, очрашулар, социаль – анимацион чаралар үткәрү, яшьләр үзәкләре, боз сарае, ял парк-лары базасында спорт ярышлары уздыру. Андый чараларда гадәттә балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытуга, гаиләнең эчке халәтен гармонияләштерүгә юнәлдерелгән психологик дәресләр була. Әкият терапиясе, хезмәт терапиясе, курчак терапиясе, ком терапиясе элементлары белән дәресләр, сенсор бүлмәсендә релаксация сеанслары да керә”, – дип ассызыклады Ирина Александровна.
“Зәй-информ” оешмасы җитәкчесе Александр Исаков район матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә, радио-телевидениеда алып барылучы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау материалларына тукталды.
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең сәркатибе, яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Гүзәл Шәрәфиева, фикер алышуларда туган тәкъдимнәр буенча һәр профилактика субъектына башкару мөһим булган пунктларны атады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев