Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Репродуктив система авырулары симптомсыз уза

Акушер-гинеколог Виталий Егоров киңәш бирә.

Репродуктив сәламәтлек — ул балага узу һәм бала табу сәләте, куркынычсыз йөклелек гарантиясе, сәламәт баланың дөньяга килүенә ышаныч, йөклелекне планлаштыру мөмкинлеге, җенси юл белән йогу куркынычы булган авырулардан саклану. 

Әлеге тема буенча үзәк дәваханәнең акушерлык бүлеге мөдире, хатын-кызлар консультациясе мөдире вазифасын башкаручы, югары квалификация-ле акушер-гинеколог Виталий Егоров репродуктив яшьтәге хатын-кызларга һәм ир-атларга диспансеризацияне даими узарга киңәш итә. 

— Виталий Геннадьевич, репродуктив яшь дигәч тә нәрсәне аңларга кирәк? 

— Репродуктив яшь дип хатын-кызларда да, ир-атларда да 18дән 49 яшькәчә санала. Репродуктив сәламәтлекне сак-лау бик мөһим. 2017 елдан Россиядә туучыларның гомуми коэффициенты, ягъни бала табу яшендәге бер хатын-кызга тигән балалар саны кими бара. Баласыз никахлар 17 процент тәшкил итә, ягъни һәр бишенче гаиләнең диярлек бала табарга сәламәтлеге җитми. Гаиләләрдә балалар булмау 30 процент очракта ирләрнең сәламәтлекләре ирек бирмәү һәм тагын 30 процент ирләрдә дә, хатын-кызларда да саулыгы какшау сәбәпле килеп чыга. Статистика буенча, йөклелекнең 52 проценты төрле сәбәпләр аркасында аборт ясату нәтиҗәсендә өзелә. Шуңа күрә йөклелекнең башлануы, аны күтәрүнең уңышы — бу хатын-кызның да, ир-атның да репродуктив сәламәтлегенә бәйле процесс. 

 Кеше үзенең репродуктив сәламәтлеген ничек бәяли ала? 

— Монда репродуктив яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атларны диспансерлаштыру мөһим. Репродуктив сәламәтлекне бәяләү максатыннан диспансерлаштыруны елына бер тапкыр узу киңәш ителә. Ул авыруларның куркыныч факторларын ачык-лау һәм аларны төзәтү, йөклелекне планлаштыру, репродуктив җайланмалар һәм бала тудыруга мотивация мәсьәләләре буенча консультация бирү максатыннан үткәрелә. Диспансерлаштыру ике этапта башкарыла. Беренче этап сәламәтлек торышын бәяләү максатыннан үткәрелгән тикшерү ысулларын үз эченә алса, икенче этап диспансерлаштыруның беренче этабы нәтиҗәләре буенча өстәмә тикшерү максатыннан үткәрелә. 

Хатын-кызларны диспансерлаштыру барышында репродуктив сәламәтлекнең өч төркеме бүленә: 

Беренче төркем: гинекологик авырулары булмаган һәм аларның үсеш куркынычы факторлары булмаган хатын-кызлар. 

Икенче төркем: гинекологик авырулары булмаган, ләкин аларның үсеш куркынычы факторлары булган хатын-кызлар. Хатын-кызларга табиб тарафыннан куркыныч факторларны бетерү буенча киңәшләр бирелә, профильле белгечләр тарафыннан профилактик чаралар билгеләнә. Бу төркемдәгеләр, әгәр дә табиб киңәшләрен тотмасалар, куркыныч факторлар баласызлыкка, патологик йөклелеккә, гинекологик авыруларга китерергә мөмкин. Болар — артык авырлык, җенси юл белән йога торган инфекцияләр, йөрәк-кан тамырлары, эндокрин, хроник ялкынсыну, аллергия һ.б. куркыныч факторлар. 

Өченче төркем: гинекологик авырулары булган хатын-кызлар. Бу төркемдәгеләргә махсус ярдәм күрсәтү, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәм күрсәтү таләп ителә. 

— Ир-атларга репродуктив сәламәтлекне ничек сакларга? 

— Йөклелекне башлап җибәрү, аны уңышлы күтәрү — бу процесс хатын-кызның сәламәтлегенә генә түгел, ә булачак әтинең репродуктив сәламәтлегенә дә бәйле. Репродуктив системаның күп кенә проблемалары һәм авырулары симптомсыз бара һәм җенси органнардагы процесслар бозылуы, төп күзәнәкләрнең дөрес урнашмавы шундыйларга керә. Шулай ук саклану чаралары күрелмәгән җенси мөнәсәбәтләр җенси юл белән йога торган инфекцияләргә китерергә мөмкин, бу турыдан-туры җенси күзәнәкләрнең сыйфатына һәм ир-атның бала булдыруга сәләтенә тәэсир итә. Ир-атларның репродуктив сәламәтлеген саклауның төп аспекты булып авыруларны вакытында ачыклау һәм сәламәтлекне һәрьяклап бәяләү тора. 

Гомумән, репродуктив яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-атларның репродуктив системасының торышын актив бәяләү баласызлыкны иртә диагностикалау һәм профилактикалауның нәтиҗәле коралы һәм ул репродуктив потенциалны тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев