Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Профилактик вакцинация — кеше гомере сакчысы

Зәй үзәк дәваханәсендә мөһим темаларның берсе булган балаларга профилактик прививкалар ясау мәсьәләсе турында мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре һәм мәктәпләр җитәкчеләре катнашында сөйләшү үтте.

Үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов белдерүенчә, балаларына профилактик прививкалар ясатудан баш тартучы ата-аналарның саны инде йөзгә якынлаша. Бу исә, баланың киләчәк тормышын куркыныч астына кую, диләр сәламәтлек сагы белгечләре.

Сөйләшүләрнең максаты, балалар учреждениеләре җитәкчеләренә әти-әниләр арасында үтемле аңлату эшләрен алып баруны сорау һәм кирәк булганда бу эшкә медицина белгечләрен дә тарту.

Нинди прививка үз вакытында ясалмаганда бала тормышына куркыныч янавы турында җентекле аңлатманы участок табиб-педиатры Кадрия Хәлиуллина бирде.

«Бүгенге көндә Россия Федерациясендә туганнан алып балаларга ясалырга тиешле 12 төрле йогышлы авырудан вакцинация кулланыла. Бу тиз йогучан, бер кешедән икенчесенә җиңел күчүчән һәм соңгы нәтиҗәсе аяныч булу ихтималы зур авыруларга каршы профилактик прививкалар. Мондый авыруларга туберкулез, гепатит В, полиомиелит, кызамык, столбняк, дифтерия, коклюш, паротит, пневмония һ.б. керә. Өзлегүләргә китергәндә бу авыруларның кеше гомере өчен куркыныч янавы да бар. Ә вакцинация ясатканда организм бу йогышлы авыруларга каршы көрәшкә әзерләнә. Авырган очракта да, чир җиңелчә кичерелә. Шунысы да бар, бала прививка ясату чорында үзен начар хис итсә, табиблар чираттагы прививканы кичектереп тора, бала тулысынча сәламәтләнгәч кенә ясау хәл ителә. Ата-аналар арасында хәзер вакцинация ясату баланың иммун системасын боза дигән ялгыш фикер йөри. Киресенчә, профилактик прививкалар ясатмаган балаларның төрле йогышлы авыруларга тиз бирешүе фәнни яктан расланган», — диде ул үз чыгышында.

Районның баш балалар табибы Григорий Абрамов та, төрле йогышлы авырулардан төп, ышанычлы саклану чарасының вакцинация булуын әйтә.

— Вакцинациянең нәтиҗәлелеге, кеше гомерен озайтуы йөзләрчә еллар дәвамында исбатланган. Күзаллап карагыз, әгәрдә вакцинация булмаса без көн саен йогышлы авырулардан куркып яшәр идек. Әйләнә-тирәбезне эпидемияләр чолгап алыр иде. Безнең бәхеткә XVI гасырда инглиз укымышлысы Эдуард Дженнер «чәчәк» чумасына (оспа) каршы вакцина уйлап тапкан һәм дөньяны бу чирдән коткарган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүмате буенча әле бүген дә Африка, Азия илләрендә вакыт-вакыт йогышлы авырулар баш күтәрә, бу нәкъ менә массакүләм вакцинация үткәрелмәү нәтиҗәсе. Шуңа да балаларга профилактик прививкадан баш тартып, алар гомерен куркыныч астына куюны мин башсызлык дип атар идем, — ди табиб.

Шунысы да бар Зәй үзәк дәваханәсе табиблары бер балада туберклез авыруы булуын ачыклаганнар. Хәзер анннан авыруның башка балаларга күчүенә юл куймау өчен профилактик чикләүләр гамәлгә кертелгән. Баланы савыктыру өчен бөтен дәвалау эшләре алып барыла.

«Мондый хәлнең соңгы ун елда инде районда күзәтелгәне юк иде. Ул нәкъ менә профилактик чараларның вакытында башкарылмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Баланың әтисе әлеге йогышлы авыру белән исәптә тора. Ә авыру балага күчмәсен өчен билгеләнгән тиешле профилактик чаралар башкарылмаган һәм бу гамәл менә шундый нәтиҗәгә китерде. Хәзер без балалар учреждениеләрендә белем алучы, тәрбияләнүче һәр балага үз вакытында «манту» яки "диаскин"тест ясалуны аеруча җитди контрольгә алдык», — ди үзәк дәваханәнең балалар поликлиникасы мөдире Гүзәл Хәмидуллина.

Белгечләр әлеге балага тиешле дәвалау курсларын вакытында башкарганда авыруны җиңеп булуын әйтәләр.

Вакцинация ясауның нәтиҗәлелеген Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Түбән Кама, Зәй районнары территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин да ассызыклый.

— Агымдагы елның 9 ае эчендә төрле йогышлы авырулар йоктыручылар саны 2608 булды, ә узган елның бу чорында әлеге сан 3568 иде. Димәк авыручылар саны 1,36 тапкыр кимегән. Кешеләр арасында хәзер вакцинация ясатуга игътибар артты, шуның нәтиҗәсендә йогышлы авырулар белән чирләүчеләр кимүгә бара. Шулай да әле үпкә ялкынсынуы (пневмония) белән авыручылар 168 гә җитте, узган ел бу авыру белән теркәлүчеләр 69 иде. Димәк, әлеге авыруга каршы профилактик чараларны куллану актуальлеге җитми. Ә инде балалар учреждениеләренә туберкулез авыруын ачыклауга юнәлтелгән «манту», «диаскин» тест иммунодиагностикасын ясатмау сәбәпле, йогышлы авырулар йоктыручыларны санитария кагыйдәләрендә каралганча, суд карары нигезендә башка балаларга якын китерү тыела. Безнең шундый ике очрак булды, суд ике баланы балалар учреждениеләренә иммунодиагностикасыз кертүне тыйды. Ә инде көзге, кышкы чорда инфекцияле авырулар баш күтәргән вакытта, бер төркемдә балаларның 20 проценттан артыгы кискен респиратор вируслы инфекция белән авырган очракта а әлеге төркемдә, учреждение админстрациясе карары белән карантин игълан ителергә тиеш. Бу чаралар башка балаларны авырулардан саклау максатында эшләнә. Әлбәттә төп профилактик чараларны утәу мәслихәт, вакытында гриппка каршы вакцинация ясату да бик мөһим. Мәктәпләрдә сыйфатлы итеп иртәнге фильтр үткәрү, авару балаларны өйдә калдыру, уку бүлмәләрен вакытында җилләтү, дөрес итеп дезинфекция чаралары белән эшкәртү һәм башкалар, — диде санитар табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев