Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Илфат Салихов: “Наркомания - кешелекнең дошманы”

Бүгенге көндә Зәй район үзәк дәваханәсе наркологы күзәтүендә диспансер исәбендә 65 кеше тора.

Болар - наркотикларга бәйле булып, житди дәвалауга мохтаҗ кешеләр. Әмма табиб-нарколог Илфат Салихов әйтүенчә, закон нигезендә аларны дәвалау ирекле рәвештә булырга тиеш, ягъни наркотикларга бәйлелектә булган кеше үз теләге белән дәваланырга килми икән, аны табиб мәҗбүр итә алмый.

Наркотиклар куллану һәм наркомания таралу - хәзерге җәмгыятьнең иң житди проблемаларының берсе. Наркотиклар - нерв системасына тәэсир итә торган һәм кеше аңының үзгәрүенә китерә торган матдәләр. Наркомания үсешенең төп билгесе - наркотикка ияләшү, кабул итү дозасын һәм ешлыгын арттыру зарурлыгы, наркотикка бәйлелек барлыкка килү.

-Алкоголь һәм тәмәке дә, юридик яктан наркотиклар саналмасалар да, психоактив матдәләргә карый. Барлык психоактив матдәләр - ми күзәнәкләренең үлеменә китерә торган агу, шуның нәтиҗәсендә наркоманның фикерләве бозыла, интеллекты һәм хәтере кими, - ди район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Илфат Салихов.

Аның сүзләренчә, наркотиклар куллану шизофрениягә охшаган психик үзгәрешләрне - үз-үзеңә бикләнү, эмоциональ реакцияләрне ярлыландыруны, хәрәкәт бозылуларын тудыра.

-Илфат Фатыйхович, наркотик матдәләр кабул итү организмга ничек тәэсир итә?

-Организмдагы барлык агулар бавырны зарарлаганлыктан, наркотиклар кабул итү аның күзәнәкләренең үлүенә һәм цирроз үсешенә китерә. Организм системаларын даими стимуллаштыру сәбәпле, наркоманнарның йөрәк мускуллары тиз бетә һәм иммунитетлары сизелерлек кими. Моннан тыш, гомуми шприцлар куллану һәм җенси гигиена булмау сәбәпле, наркоманнар еш кына бер-берсен В һәм С гепатиты, сифилис һәм ВИЧ-инфекция белән зарарлый.

-Кайсы пациентларны наркология исәбенә куярга туры килә?

-Нигездә алар 35 яшьтән өлкәнрәк булмаган яшьләр. Наркоманнарның бик сирәге генә 40 яшькә кадәр яши. Алар артык доза алудан, гомуми дистрофия, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, йогышлы авырулардан, СПИДтан үлә. Наркоманнар арасында ирләр күбрәк, ләкин хатын-кызлар да очрый.

Табиб сүзләренчә, наркоманнар үз теләкләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми. Нигездә аларга суд карары белән мәҗбүри дәвалану билгеләнә.

Диспансер исәптә торучыларның дәвалану курслары узып, туры юлга басучылары исәптән төшерелә. Узган ел диспансер исәбеннән дүрт кеше төшерелгән. Профилактик наркология исәбендә 141 кеше тора, алар арасында эчкечелек белән интегүчеләр дә бар. Узган ел профилактик исәптән 23 кеше төшерелгән.

Бу куркыныч чиргә кереп китүдән саклау һәм саклану һәр кешегә дә кагыла. Һәр учреждение, оешма-предприятие, мәгариф учреждениеләрендә даими төстә профилактик эшчәнлек алып барыла, наркоманиянең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе, әйләнә-тирәдәгеләргә никадәр куркыныч тудыруы аңлатыла. Моннан тыш, табиб-нарколог, полиция хезмәткәрләре, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча эшләүче хезмәтләр наркотик кулланучыларны ачыклауга аеруча җитди игътибар бирәләр. Яхшы мәгълүматлы булса, яшүсмерләрдә наркотиклар турында да, алар китергән нәтиҗәләр турында да дөрес фикер формалаша ала. Шушы максаттан Илфат Салихов укучылар белән мәктәпләрдә һәм политехник көллияттә очрашулар үткәрә.

Фото шәхси архивтан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев