Диспансеризация һәркем өчен мөһим
Бүген эш урынында диспансерлаштыруны “Зәй-информ » хезмәткәрләре узды.
Диспансеризацияне хәзер эш урынында узарга мөмкин. Эш бирүче мобиль табиблар бригадасын офиска чакырып, медицина кабинеты оештырып үз хезмәткәрләренә медицина күзәтүе үткәрә ала. Бүген Зәй массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре шундый тикшеренү узды. Яңа бинада 22 кешегә медицина тикшерүе үткәрү өчен уңайлы шартлар тудырылды.
Диспансерлаштыру - сәламәтлекнең гомуми торышын бәяләү һәм җитди хроник авырулар үсешен кисәтү максатында комплекслы медицина тикшерүе ул.
Зәй үзәк дәваханәсенең гомуми практика табибы Айрат Фаткуллин диспансеризациягә нинди тикшеренүләр кертелүе һәм аларның ни өчен әһәмиятле булуы турында сөйләде.

"Диспансеризацияне 18 яшьтән өлкәнрәкләрнең барысына да узарга кирәк. Бигрәк тә тәмәке тарту, артык авырлык, югары кан басымы кебек хроник авырулары яки куркыныч факторлары булган кешеләрнең даими медицина күзәтүе узуы мөһим. 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация узарга тиеш, чөнки нәкъ менә шул яшьтә организмда төрле үзгәрешләр башлана. Сәламәтлек белән проблемаларны никадәр иртәрәк ачыкласаң, аларны булдырмау яки дәвалау шулкадәр җиңелрәк. Кайвакыт кеше үзен сәламәт, бер җире дә авыртмый, дип исәпли, ә диспансеризация вакытында төрле проблемалар, эчке органнарда онкология кебек җитди авырулары ачыклана. Һәм монда авыру дәрәҗәсе зур роль уйный. Хәзерге заманда барысын да дәвалап була, әмма иртә стадиядә", - ди Айрат Фәтхуллин.
Терапевт консультациясеннән тыш, диспансерлаштыру үз эченә берничә мөһим медицина тикшерүен ала: канның гомуми анализы, глюкоза һәм холестерин дәрәҗәсен тикшерү, электрокардиограмма, флюорография, гинекологта тикшеренү.
45, 50, 55, 60, 64 яшьтә ир-атларда простата яман шешен кисәтү өчен махсус анализлар алып (ПСА) тикшерү үткәрелә.
40 яшьтән 64 яшькә кадәр ике елга бер тапкыр (40, 42, 44, 46 һ.б.), ә 65 яшьтән 75 яшькә кадәр эчәк яман шешен кисәтү өчен ел саен яшерен канга тизәк анализы тапшырырга кирәк.
40 яшьтән 74 яшькә кадәр 2 елга бер тапкыр (40. 42, 44, 46 һ.б.) хатын-кызлар маммография узарга тиеш.
18 яшьтән 63 яшькә кадәр 3 елга бер тапкыр (18, 21, 24 һ.б.) хатын-кызлар аналык муентыгы яман шешен кисәтү өчен онкоцитологиягә мазок тапшырырга тиеш.
Медицина тикшеренүләренең бу төрләренең кайберләре шактый кыйммәтле, әмма аларны диспансерлаштыру кысаларында бушлай узарга мөмкин.
"Узган ел безнең 5нче участокта диспансеризация нәтиҗәсендә үзен тулысынча сәламәт хис иткән һәм хәтта мондый җитди авыруны күз алдына да китерә алмаган хатын-кызда аналык муентыгы яман шешенең иртә үсешен ачыклау мөмкин булды. Ел саен диспансерлаштыру кысаларында төрле онкология авырулары, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авырулары ачыклана. Шуңа күрә бу медицина тикшерүен игътибарсыз калдырырга кирәкми. Әгәр табиб тикшеренергә киңәш итә икән, димәк, моны эшләргә кирәк», - ди табиб Айрат Фәтхуллин.
“Зәй-информ” коллективына офис шартларында берничә сәгать эчендә барлык тикшерүләрнең күп өлешен узарга һәм анализлар тапшырырга мөмкин булды. Бу хезмәт урынын калдырмый гына сәламәтлек торышын күзәтергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, табиб район поликлиникасында узарга тиешле тикшеренүләргә юлламалар да язды. Алар – маммография, флюорография һәм башкалар.

Ә инде шәхсән үзе килеп диспансерлаштыру узарга теләүчеләр район үзәк дәваханәсенең медицина профилактикасы кабинетына мөрәҗәгать итә ала.
Айгөл Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев