Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әнвәр Нәбиуллин: «ВИЧ-инфекциясе башлыча җенси юл аша күчә»

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

-Соңгы елларда ВИЧ-инфекциясе буенча районда тотрыклы эпидемиологик хәл күзәтелә, ягъни халык арасында авыру үсеше күзәтелми. 28 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, районда ВИЧ белән авыруның 10 яңа очрагы ачыкланды, ә район үзәк дәваханәсендә 118 кеше исәптә тора, шуның 1се — бала, — ди район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире, табиб Әнвәр Нәбиуллин.

ВИЧны күпчелек кешеләр наркоманнар авыруы итеп кабул итсә дә, соңгы елларда бу авыру башлыча җенси юл белән күчә.
Исәптә торучыларның күбесе — 25-45 яшьлекләр. Алар арасында алкогольле эчемлекләр белән мавыгучылар да бар. Кайберләре саклану чаралары кулланмыйча очраклы рәвештә җенси мөнәсәбәткә кергәннәр. Андыйлар арасында балага узып, бала тапкан хатыннар да бар. Әйтик, быел дүрт ВИЧ-инфекцияле әни бала тапкан, хәзерге вакытта шундый диагноз куелган бер йөкле хатын-кыз исәптә тора.


— Зәй районында ВИЧ-инфекцияле әниләрдән сәламәт балалар туа, чөнки алар дәвалануга җаваплы карыйлар. Балага авыру йокмасын өчен йөклелек дәвамында антиретровирус терапиясен үтәләр. 20 ел эчендә районда ВИЧ-инфекцияле әниләрдән 30лап сәламәт бала туды, — ди Әнвәр Нәбиуллин.

Статистика буенча, ВИЧ-инфекция кайвакыт кеше кан анализы тапшырганда очраклы рәвештә ачыклана. Шуңа күрә профилактика максатында медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә ВИЧка кан анализы тапшырудан баш тартмаска кирәк. Моннан тыш, шикле сакланылмаган җенси мөнәсәбәтләрдән соң анализ бирү мөһим.


— ВИЧ-инфекциягә шикләнгән кеше белән сакланмаган җенси мөнәсәбәт булганда, 72 сәгать дәвамында медицина ярдәме сорап дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта пациентка профилактик дәвалау билгеләнә һәм ул зарарланудан саклап калачак. Мондый дәвалау бер айга якын дәвам итә һәм уңай нәтиҗә бирә, — ди Әнвәр Сәүбәнович.


Табиб билгеләп үткәнчә, көнкүреш контактлары — кул кысышу, уртак савыт-саба, көнкүреш әйберләре куллану аша, бассейн, бәдрәф, транспортта, шулай ук бөҗәкләр тешләгәндә ВИЧ-инфекциясе йокмый.


Вирус сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында, инъекцияле наркотиклар кулланганда, татуировкалар, маникюр һәм педикюр процедураларын стериль булмаган кораллар белән ясаганда күчә. ВИЧ-инфекцияле анадан балага авырлы вакытта, тудырганда һәм күкрәк сөте имезгән вакытта йога ала.


ВИЧны тулысынча җиңәргә ярдәм иткән дару әлегә уйлап табылмаган. Аның каравы, вирусның тәэсирен киметә, иммунитетны ныгыта торган махсус препаратлар бар. Аны даими кулланганда, организм авыруларга каршы тора ала. Әлеге дарулар яшәү сыйфатын яхшырта. Табибларның киңәшләрен үтәгән, дәваланган, сәламәт яшәү рәвеше алып барган пациентлар озак яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев