Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Зәйнең хезмәт династияләре: Захаровлар гаиләсе

Захаровлар хезмәт династиясенең тәгәрмәчләр заводында гомуми стажы 87 ел тәшкил итә.

Зәй автоагрегат заводында Захаровларның гаилә хезмәт династиясе гаилә башлыгы Сергей Владимировичтан башлана.

Ул Зәй районының Басар авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, технологик җиһазларны ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер белгечлеге буенча Әлмәт һөнәри техник училищесына укырга керә. 1984 елда армиядә хезмәт итеп кайткан яшь егет заводка электромонтер булып эшкә урнаша. Менә инде 40 ел Сергей Владимирович - тәгәрмәчләр җитештерү җайланмаларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча алыштыргысыз белгеч.

Ире артыннан заводка хатыны Венера Хәнифовна да килә. Аны транспорт цехына металл калдыкларын сортировкалаучы итеп алалар, ә аннан механика җыю производствосы җайланмаларына хезмәт күрсәтү буенча майлаучы итеп күчерәләр. Ул 29 ел бер урында эшли, хезмәтен намус белән башкара.

Уллары Денис та әти-әнисе эзеннән китә. Мәктәпне тәмамлауга, заводка эшкә урнаша, тәгәрмәчләр җитештерү цехында наждачник булып эшли башлый. Аның машина төзүче булып китүенә 18 ел узган инде. Производстводан аерылмыйча 2013 елда югары уку йортын тәмамлый. Өйләнгән, өч бала тәрбиялиләр.

Захаровлар гаиләсенең ике буыны гомерләренең күп өлешен заводка багышлаганнар, хезмәт коллективының һәм профсоюз оешмасының актив әгъзалары булдылар. Гаилә хезмәт династиясенең гомуми стажы 87 ел тәшкил итә. Буш вакытларында алар бакчачылык, кул эшләре белән шөгыльләнәләр, мәдәни чараларга йөрергә яраталар.

Фото Захаровларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев