Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Зәйнең үрнәк гаиләләре китапханәгә җыелды

8 февральдә Зәй үзәк китапханәсендә Гаилә елын ачу тантанасы узды.

Тантананың төп кунаклары Лапиннар, Сөләймановлар, Әхәтовлар һәм Вәлиевлар гаиләләре иде.

Чарада катнашучыларны үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина сәламләп, традицион гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген билгеләп үтте, сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

«Бәйрәм кунаклары үзләренең гореф-гадәтләре һәм гаилә реликвияләре турында сөйләделәр, конкурсларда, уеннарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында кунаклар гаилә бәхете сере белән уртаклаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр», — ди китапханәче Галина Лаврентьева.

Чарада катнашкан һәр гаилә Диплом һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегеннән истәлекле бүләк алды.

Фотолар китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев