Зәйнең талантлы гаиләсе
31 октябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында Россиядә Гаилә елы кысаларында «Милли туй, пар канатлар» онлайн акциясе узды.
Акция кысаларында Миннекәевлар гаиләсе белән таныштырдылар.
Фәннур Галимҗанович — шәһәр мәдәният йорты директоры, тормыш иптәше Тәслимә Әхмәтхановнаның да хезмәт юлы мәдәният тармагы белән бәйле. Ул — «Энергетик» Мәдәният сараеның костюмнар бүлеге мөдире, аның кулыннан берничә йөз концерт костюмы уза.
Миннекәевлар гаилә бәхетенең нигезе мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, ышаныч һәм ярдәм итешеп яшәүдә, диләр. Ә уртак мавыгулар, иҗат белән яшәү, гаилә традицияләренә хөрмәт аларга тормышта ярдәм итә. Әлеге талантлы җырчыларны районда белмәгән кеше юктыр. Районда оештырылган мәдәни чараларның берсе дә Миннекәевлар катнашыннан башка узмый.
— Музыка безнең каныбызда. Бу — безнең һөнәребез генә түгел, тормышыбыз һәм язмышыбыз да, — ди алар.
Фәннур Галимҗанович — Чыбыклы авылы егете, ә Тәслимә Әхмәтхановна — Аксар кызы. Тәслимә кечкенәдән үк иҗатка тартыла. Фәннур белеме буенча укытучы булса да, иҗат, мәдәният юлын гомерлек һөнәре дип саный. Ул Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлап, ун елдан артык туган авылы мәктәбендә укыта. Язмышы аны Зәй шәһәренә алып килә: «Энергетик» Мәдәният сараена солист булып урнаша. 2013 елда мәдәният сарае каршында «Адымнар» татар мәдәнияте клубын оештыра. Менә инде 10 елдан артык бу клуб үзенең җырлары белән республикада һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрне сөендерә. «Адымнар» ансамбле бәйрәм концертларында, халык иҗаты фестивальләрендә, төрле смотр-конкурсларда катнаша. Коллектив чагыштырмача яшь, әмма дәрәҗәле бүләкләр алырга өлгергән. Алар күп кенә дәрәҗәле конкурсларда Гран-при һәм беренче дәрәҗә лауреатлар булып торалар.
«Адымнар» ансамблендә Тәслимә Әхмәтхановна да җырлый. Әлеге гаилә дуэтын тамашачылар һәр концертта көчле алкышлар белән каршы алалар.

Миннекәевлар барысын да бергә эшли — бергә өйдә тәртип урнаштыралар, төрле тәм-томнар һәм десертлар әзерләргә яраталар, ял көннәрендә урманга, шугалакка йөриләр. Алар туган тел һәм гореф-гадәтләрне дә кадерләп саклый.
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев