Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Зәйнең «Радость» үзәгендә Гаилә көне уңаеннан күңел ачу чарасы узды

Халыкара гаилә көне уңаеннан Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Гаилә булганда, бәхетле мин!» дигән мәгълүмати-күңел ачу чарасы оештырылды.

Чарага балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән чакырылган иде.

Кичәне музыкаль программа белән «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачтылар. Музыка җитәкчесе Вероника Матвеева җитәкчелегендә балалар үз талантларын күрсәттеләр. Малайларның татар биюе, җырлары һәм инструменталь номеры барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Укылган шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады.

Аннан соң кунакларны уен программасы көтте. Гаилә командалары хәрәкәтчән уеннарда ярыштылар, викторинада зирәклек һәм тапкырлыкларын сынадылар. Чарада кунаклар «Гаилә», «Ватан» «Генеалогик агач», «Гаилә традицияләре һәм буыннар бәйләнеше» төшенчәләрен тикшерделәр, үз гаиләләренең шәҗәрәсен төзү белән таныштылар.

Фотолар үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев