Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Зәйдәге күпбалалы Нечаевлар гаиләсендә бәйрәм күңелле үтә

7 бала тәрбияләүче Нечаевлар гаиләсе Яңа ел кичен ничек уздырулары турында сөйләде

Станислав белән Марина Зәйдәге күпбалалы гаиләләрнең берсе. Олы кызлары Татьянага инде 17 яшь.  Аннан кала семьяда -Сафия, Таисия, Василиса, Святослав, Лев һәм Даниил бар. Иң кечкенә малайларына әле 8 ай гына. Нечаевлар өчен Яңа ел - гаилә бәйрәме. Алар аны һәрвакыт өйләрендә каршы ала. Ана кеше зур табын кора, зур кызлары аңа ярдәмгә килә. Иң яраткан ризыклары табада бәрәңге белән кызарып пешкән тавык. 
Олы кызлары Татьяна Яр Чаллыда дизайнерга укый, ул инде кайтып фатирларын бизәгән. Кәгазьдән кар бөртекләре кискән. Буш вакытларында Марина Нечаева курчаклар да ясый. Барбиларны төрле образларга кертә. Аның кул эшләре шәһәр генә түгел Республика дәрәҗәсендә узган бәйгеләрдә 1 урын яулаганы булган. 
Ә менә чыршы куюдан Нечаевлар әлегә баш тарта, чөнки кечкенәләр аны гел сүтәргә тырыша икән. Өстәвенә гаиләдә песи белән эт тә бар. Гаилә әлегә квартира арендалап яши. Аларның иң зур хыяллары - үз йортларын төзеп бетереп шунда күчү. Яңа ел бәйрәмендә алар һәркемгә сәламәтлек, аяз күк йөзе телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев