Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Россиядә - Гаилә елы

Зәйдә төрле милләт гаиләләре буыннар кайтавазын чагылдырды

Бүген Зәйнең музыка мәктәбендә Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылучы «Без тарихта эзлебез» муниципаль бәйгесе үтте.

Әлеге традицион бәйге агымдагы елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында аеруча калкурак итеп оештырыла. Гаилә кыйммәтләре һәрчак актуаль, ә менә шул матур үрнәкләрне буыннан буынга җиткерү бик мөһим.

Муниципаль бәйгедә исә үз гаиләсе шәҗәрәсен, төрле шөгыльләргә, аш-су әзерләргә осталыкларын өч гаилә династиясенең вәкилләре тәкъдим итте. Алар - Карманнан Мөхәсимовлар, Гулькин авыл җирлегеннән Иньковлар, Зәй шәһәреннән Сальниковлар. Шунысы мөһим, әлеге гаиләләр әгъзалары төбәгебездә яшәүче күпмилләт вәкилләренең дус-тату яшәвен чагылдырдылар. Мөхәсимовлар мәсәлән, татар һәм керәшеннәрнең туганлашып яшәвен күрсәтте. Ә Иньковлар Зәй җирендә чуваш милләте гореф-гадәтләрен чагылдырып, туган телләрен күтәреп яшәүче гаиләләрнең берсе. Сальниковлар династиясен тәкъдим иткән аналы-кызлы, оныклы педагоглар Елена Владимировна Бурый һәм педагогик хезмәт ветераны Татьяна Николаевна Юдина үзләренең нәсел башлангычлары булган әби — бабалары белән горурлануларын белдерделәр. Сальниковларның гомуми педагогик стажы инде бүген 220 елга якын. Аларның әбиләре Сальникова Евгения Сергеевна 1904-1978 еллар арасында яшәгән һәм 17 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Аның ике кызы да педагогик юнәлешне үз һөнәре иткәннәр.

— Ә менә Евгения Сергеевнаның оныгы, минем әнием Татьяна Николаевна бүген безнең арабызда. Ул 1986 елдан башлап шәһәребезнең «Кыңгырау чәчәк», «Тату гаилә» балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Халык мәгарифе отличнигы исеменә ия әниебезнең педагогик хезмәт стажы 38 ел, — ди горурлык хисе белән Елена Бурый.

Ул үзе дә әлеге балалар бакчаларында инде менә 26 ел дәвамында тәрбияче-психолог булып эшли. Ә бәйгедә аңа оныгы ярдәм итте. Музыка мәктәбендә, «Улыбка» хореография ансамблендә шөгыльләнүче кыз педагоглар нәселенең иҗатка хирыс якларын үзенә сеңдергән, искиткеч чыгышлары белән сокландырды.

Мөхәсимовлар династиясен тәкъдим итүче Рамилә ханым исә үзенең татар һәм керәшен халкыннан яралган кыз булуын театраль тамаша аша гәүдәләндерде. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләүче ханымның туганнарында да артистизм көчле булуы күренеп тора иде.

Светлана Инькова шулай ук үз нәсел-нәсабләреннән төзелгән фольклор коллектив белән таң калдырды. Алар чуваш милли уен коралларында да уйный, үз туган телләрендә җырлый, шигырь сөйли, матур итеп бии дә.

— Авыл, район күләмендәге чараларда без үзебезнең гаилә фольклор коллективы белән күп кенә бәйрәмнәрне бизибез, — ди ул.

Шулай ук һәр гаилә шәҗәрәләрен, милли ризыклардан сыгылып торган өстәл, күркәм кул эшләрен дә махсус күргәзмәгә алып килгән иделәр.

Жюри рәисе, Казан дәүләт мәдәният институтының халык мәдәнияты факультеты профессоры Дилә Дәүләтшина, институтның төрле факультетларыннан белгечләр Эльвира Кәримова, Гүзәл Зиннәтова, ТР Дәүләт архивы учреждениесе директоры урынбасары Алмаз Хафизов гаиләләрнең әзерлегенә югары бәя бирделәр.

Нәтиҗәдә Сальниковлар династиясе — өченче, Мөхәсимовлар гаиләсе — икенче, ә Иньковлар беренче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр исә район данын якларга апрель башында төбәк турына барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев