Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.
Тантанага 55 ел бергә гомер итүче Маргарита һәм Михаил Ивановлар, Людмила һәм Леонид Жуклар, Надежда белән Рәис Шәйдуллиннар, алтын туйларын билгеләп үтүче Любовь һәм Юрий Васильевлар, Рузалия белән Рәхим Гыймаевлар, Антонина һәм Алик Чекашовлар, Валентина һәм Вячеслав Александровлар, Любовь белән Василий Беловлар, Надежда һәм Юрий Костиннар, Татьяна белән Валентин Ерашовлар, 45 ел иңгә-иң куеп тормыш юлыннан атлаучы Лидия һәм Николай Николаевлар, Зинаида һәм Михаил Карповлар, Галина һәм Илья Сабаровлар, Вера белән Василий Садиловлар, 39 ел бер-беренә булган мәхәббәтне, аклыкны, пакьлыкны саклап яшәүче Галина һәм Алексей Алексеевлар чакырылган иде.
Әлеге матур парлы гомер кичерүче парлар бер-берсенең күзләренә мәхәббәт белән карап, нәкъ җырдагыча, “без әле дә бергә, без әле дә матур, тик кайгылар гына килмәсен», дип сөю хисләрен кабат яңартты.
Аларны район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Ревина котлады.
-Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән — моңа сокланмый мөмкин түгел. Яшьләргә дә сез үрнәк. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын сезгә, — диде Светлана Юрьевна.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” дип аталган медале бар. Медаль турында нигезләмә буенча, никахларын кимендә 25 ел элек теркәткән, бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир һәм хатын әлеге медаль белән бүләкләнә. Тантанада әлеге дәрәҗәле бүләккә Галина Михайловна белән Алексей Васильевич Алексеевлар лаек булды.
Алексеевлар – районда зур хөрмәткә лаек гаилә. Алексей Васильевич бөтен тормышын балалар һәм яшьләр белән эшләүгә багышлады. Ул Зәй районында күп кенә иҗтимагый яшьләр хәрәкәтләренең инициаторы булып тора: «Десантник», «Авио-клуб» «Форпост», «Әтиләр берлеге» республика оешмасының Зәй филиалы җитәкчесе булып хезмәт куйды. Балалар һәм яшьләр арасында патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүне үстерү һәм ныгыту буенча зур эш башкара. Бүген Алексей Васильевич – район ветераннар советы рәисе, иҗтимагый эшчәнлеген дәвам итә. Ул махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү эшендә дә башлап йөри, укучылар, студентлар өчен ватанпәрвәрлек темасына очрашулар оештыра, районның өлкәннәрен игътибарда тота.
Тормыш иптәше Галина Михайловна да үзенең хезмәт эшчәнлеген үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм укытуга багышлый, мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Алексеевлар гаиләсендә ике бала үскән. Ә хәзер ике оныкны тәрбияләүдә ярдәм итәләр.
Алып баручылар һәр парның тормыш юлы белән таныштырды. Аларның гомер йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләрне искә алдылар. Чараны «Энергтеик» Мәдәният сараеның иҗат коллективлары концерт номерлары озата барды.
Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев