Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Зәйдә гаилә юбилейларын билгеләп үтүчеләрне хөрмәтләделәр

Халыкара Гаилә көне уңаеннан район ЗАГС бүлеге туган як тарихын өйрәнү музеенда үзенчәлекле чара уздырды.

Анда бергә тормыш коруларының түгәрәк даталарын билгеләп үтүче биш пар чакырылган иде. Әлеге чара агымдагы елның Россиядә Гаилә елы кысаларында үтүе белән дә аерым мәгънәгә ия булды.

Тантаналы чарада 50 ел тату гомер кичерүче Павловлар, 45 ел бер-берсен хөрмәтләп яшәүче Мухановлар, 40 ел дәверендә гаилә учагын сүндермичә саклаучы Сапоговлар, Галяминскийлар, 35 ел парлы тормыш кичерүче Пудовлар катнашты. Җылы атмосфералы кичәдә алар кавышкан мизгелләрен, авыр чакларда бер-берсенә ничек терәк булуларын искә алдылар, гаиләләренең иң сөенечле вакыйгаларын күңелләрендә яңарттылар.

ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина һәр гаиләнең дәвамчылары турында да сөйләде һәм күркәм парларга Зәй муниципаль районының тату гаиләләре Мактаулы китабына кул куярга чакырды. Чара матур теләкләр, күңел кылларын тибрәтерлек җырлар белән аралашып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев