Заинск-информ 16+
Рус Тат
Россиядә - Гаилә елы

Зәйдә «Гаилә эстафетасы» спорт бәйрәме узды

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге 2024-2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлеген дәвам итә.

Чираттагы «Гаилә эстафетасы» спорт бәйрәме Гаилә елына багышланды.

Чара гаилә кыйммәтләрен үстерүгә, гаилә элемтәләрен ныгытуга һәм гаилә ялын оештыруга юнәлдерелгән иде.

Бу очрашу төрле яшьтәге һәм төрле мәнфәгатьләрдәге гаиләләрне берләштерде, спорт дисциплиналарында ярышу гына түгел, мавыктыргыч интеллектуаль конкурсларда үз белемнәрен сынау мөмкинлеге дә бирде.

Чараның ачылышында катнашучылар бер-берсен сәламләделәр, һәр команда бердәмлек, креативлык һәм юмор күрсәтеп, үз командасының исемен һәм девизын уйлап тапты.

«Спорт ярышларыннан тыш, программа ата-аналар һәм балаларның белемнәрен тикшерүгә юнәлдерелгән берничә интеллектуаль конкурсны үз эченә алды, алар программага төрлелек өстәделәр. Барлык ярышлар тәмамланганнан соң бүләкләү тантанасы булды. Һәр команда истәлекле призлар алды», — ди социаль хезмәткәрләр.

Фотолар социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев