Зәйдә Гаилә елына старт бирелде
Бүген Зәйнең музыка мәктәбендә 2024 елның Россия Федерациясендә Гаилә елы, дип игълан ителүе кысаларында бу күркәм елга старт бирелде. Чарага районның агымдагы ел дәвамында бергә гомер итүләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтәчәк берничә үрнәк гаиләсе чакырылды.
Матур бәйрәм тантанасында катнашкан район башлыгы Разиф Кәримов аларны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр тапшырды, район сәнгать әһелләре концерт программасы тәкъдим ителде.
“Гаилә – ул күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе. Һәр кеше үз гаиләсеннән көч-куәт алып яши. Шуңа да илебез Президенты Владимир Путин агымдагы елны Гаилә елы буларак билгеләп үтүне хуплады, аның кысаларында һәр урында ныклы гаиләләр абруен күтәрү максат итеп куела. 23 гыйнварда Гаилә елын үткәрү турында Президент Указы чыкты, бу федераль дәрәҗәдә күпбалалы гаиләләрнең статусын ныгынып, аларга төрле ярдәм чараларын көчәйтү мөмкинлеге бирәчәк. Узган ел районыбызда 188 яңа гаилә барлыкка килде, быел исә инде без тагын 12 яшь гаилә тууына сөенәбез. Районда үрнәк, соклангыч гаиләләр күп. Алар күркәм балалар үстерү белән беррәттән районыбыз икътисадын үстерүгә төрле тармакларда тырыш хезмәт куялар, һәр гаиләгә чиксез рәхмәт!”, - диде район башлыгы.
Тантаналы чарага 45 ел матур гомер итүче Роза һәм Александр Телешевлар, 40 ел бер теләк, бер уйда булып яшәүче Клара һәм Мансур Садриевлар, 35 ел дәвамында уртак гомер сукмагыннан атлаучы Светлана һәм Александр Соболевлар, 25 еллык туйларын билгеләп үтүче Алсу һәм Раушан Вәлиәхмәтовлар, 30 ел бергә чәчләрен-чәчкә бәйләп яшәүче, 5 балага гомер бүләк итеп, инде 2 онык та тәрбияләргә ярдәм итүче Альбина һәм Дамир Баһаутдиновлар чакырылган иде.
“Безнең кавышуыбызга быел җәй көне утыз ел тула. Биш балабызның инде берничәсе үзләре гаиләле булырга өлгерделәр. Без аларга ныклы гаилә өчен сайлаган парларыгыз белән хөрмәтләшеп яшәгез, дип нәсихәт бирдек. Аллага шөкер, бүгенге көндә матур тормыш кичерәләр”,- ди елмаеп Альбина Баһаутдинова.
Алар районның Чыбыклы авылында үзләре йорт салып, үрнәк булып яшиләр. Гаилә башлыгы Дамир озак еллар дәвамында районның иң тырыш, мактаулы комбайнчы-механизаторларының берсе. Ул “ТРның атказанган механизаторы”, “Намуслы хезмәт өчен” медале иясе. Ә Альбина бүгенге көндә сәүдә тармагында хезмәт куя. Алар эш белән, тырыш хезмәт белән яшәү яклы, шуңа да гаиләләре дә соклангыч.
Бәйрәм чарасы азагында үрнәк гаиләләрне 3 февральдә “Энергетик” Мәдәният сараенда узачак Татарстанның халык артсты Салават Фәтхетдинов концертын бушлай карарга чакырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев