Зәйдә — гаилә династияләре фестивале
Бүген Зәйдә «Тарихта без эзлебез» республика фестиваленең муниципаль этабы үтә.
Татарстанда ул архив эшләре буенча Дәүләт комитеты эгидасы астында инде алтынчы тапкыр оештырыла.
Фестивальнең максаты — буыннар дәвамын саклау, гаилә-туганлык бәйләнешләрен ныгыту, үз ыруы, халкы һәм туган ягы тарихын өйрәнүне стимуллаштыру, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен торгызу.
Быелгы фестивальнең муниципаль этабы «Энергетик» Мәдәният сараенда үтә. Ул ун күркәм гаиләне берләштерә. Үз гаиләсе, традицияләре, тарихи нигезләре, яраткан шөгыльләре турында сөйләргә, нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итәргә бирегә Кучумовлар, Аркадьевлар, Гыйниятуллиннар, Сальников — Клёновлар, Ермолаевлар, Әхәтовлар, Каштановлар, Степановлар, Салиховлар, Хамматовлар гаиләләре килгән.
Мәдәният сарае фойесында аларның кул эшләре күргәзмәсе урын алган. Фестиваль барышында гаиләләр үзенчәлекле таныштыру, талантларын күрсәтүдә сынала. Алар чыгышларын мәртәбәле жюри бәяли, җиңүчеләр фестиваль финалына сайлап алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев